Бүген, 28 февральдә, туган якны өйрәнү музеенда педагогия көллиятендә укучылар өчен "Туган якның экологик проблемалары" темасына музей дәресе узды.
Дөньядагы һәм безнең райондагы экологик проблемалар каралды. Студентлар табигатьне алдагы буыннарга саклау өчен нинди ярдәм күрсәтә алулары турында фикер алыштылар.