ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган чаралар планы нигезендә, гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында, 27 февральдә, педагогия көллиятенең 2 нче номерлы тулай торагында "Мин яратам сине, Татарстан!" дип аталган чара узды.
Чара барышында балалар ТАССРның оешу тарихы, республикабызның бүгенге данлы битләре белән таныштыла. Студентлар һәм мәктәп укучылары рус, татар җырларын, шигырьләрен һәм биюләрен башкарды.