ТР Министрлар Кабинетының 26 февральдә кабул ителгән карары нигезендә, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү авыл җирлегендә һәм шәһәр тибындагы поселокта яшәүче 29 яшькә кадәр хатын-кызларга өченче һәм аннан соң туган һәр бала өчен түләнәчәк.
"Уздырган анализдан күренгәнчә, 2016-2018 елларда 29 яшькә кадәр 124 хатын-кыз өчен бала табу түгел. хәтта дүртенче, бишенче, алтынчы бала табарга да өлгергән икән. Чыннан да, социал гаделлекне торгызу максатларында әлбәттә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уңай кара кабул итте", - диде хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Төзәтмәләр нигезендә, авылда яшәүче аналарга өченче һәм аннан соң туган һәр бала өчен 100 әр мең сум акча түләнәчәк.