"СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК-2020" эстрада сәнгатенең ел саен уздырыла торган XX республика телевизион яшьләр фестиваленең муниципаль этабы Гала-концерты

2020 елның 28 феврале, җомга

 3 мартта район Мәдәният сараенда "СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК-2020" эстрада сәнгатенең ел саен уздырыла торган XX республика телевизион яшьләр фестиваленең муниципаль этабы Гала-концерты узачак. Анда районыбызның сәләтле  балалары чыгыш ясаячак.

Яшь артистлар жюри хөкеменә өч төп номинациядә иҗади номерлар тәкъдим итәчәк:  вокал (соло һәм ансамбльләр), хореография һәм конферанс.

Быел "Созвездие - Йолдызлык" яшьләр фестивале 20 нче тапкыр уздырыла һәм Бөек җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган.

Сайлап алу туры лауреатлары 6-7 мартта Мөслимдә узачак зона турында Минзәлә районын яклаячаклар.

Башлана: 18 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International