Минзәлә халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә Балачак унъеллыгы кысаларында РАС диагнозы белән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен "Яңгыр балалары" социаль проекты гамәлгә ашырыла. Атна саен учреждение белгечләре "Юбилейный" спорт мәктәбе ярдәмендә кече бассейнга йөрүне оештыралар.
"Баштарак кайбер балалар суга куркып кына керәләр, бераздан курку бетә, хәрәкәттә. уеннар белән вакыт сизелми дә үтә. Ата-аналар һәм балалар көн буенча җитәрлек күтәренке кәеф алалар", - ди психолог Марина Гатина.