Февраль ахырында "Яңа тормыш - киләчәк өметләр" гаилә институтын ныгыту һәм туучылар санын арттыру, аналарның яңа туган балалардан иртә ваз кичүен булыдрмау буенча программаны гамәлгә ашыру кысаларында минзәлә халыкка социал ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге психологлары "Йөклелеккә сәяхәт" дәресе уздырды.
Чара башында булачак аналар белән мини-лекция уздырылды, аның барышында йөкле хатын-кызларның төрле кичерешләр - шатлык, горурлык, курку кичерүләрен тикшерделәр.
Алга таба йөкле хатын-кызлар психологик күнегүләрдә актив катнаштылар. шуларның берсе пластилиннан "Минем күңел халәтем" әвәләү.