Ярышлар 13 мартта Ленин исемендәге үзәк стадионның чаңгы трассасында узачак. Ярышлар башлана: 13.00 сәгатьтә.
Ярышларга Минзәлә шәһәренең производство коллективлары һәм Минзәлә районы авыл җирлекләре командалары түбәндәге составта кабул ителәләр: 3 ир-ат һәм 2 хатын-кыз. Катнашучылар - 18 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. Бер кеше өчтән артык төрдә катнаша алмый.
Спортның бер төрендә җитәкченең катнашуы мәҗбүри.
Җитәкче катнашмаган өчен штраф очко бирелә. Кирәкле инвентарьне үзең белән алып килергә кирәк.
Катнашуга заявкалар 10 мартка кадәр яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә кабул ителә.
Табиб раслаган катнашучылар командаларының исемле заявкалары 10 мартта электрон адреска кабул ителә: Kamila.Soloveva@tatar.ru
Белешмәләр өчен тел.: 3-18-46