ТР Дәүләт комитетының биологик ресусрлар буенча коллегия утырышы

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

"Рыбак" ҖЧҖ җитәкчесе Рамил Авзалдинов сүзләренә караганда, Минзәлә районы территориясендә 35 мең га гектардан артык мәйданда су объектлары бар.

.Бүгенге көндә 40 балыкчы эшли, аларга быел 120 тонна балык тотарга рөхсәт ителә.

Минзәлә балыкчыларына үзләренә беркетелгән участокларда браконьерлар белән көрәшергә, сулыкларны, территорияләрнең яр буен һәм утрауларны контрольдә тотарга туры киләчәк.

Республика сулыкларында, шул исәптән Түбән Кама сусаклагычында законсыз куелган ятьмәләр очрый. Узган ел күзәтчелек органнары сулыкларда куелган 5 мең ятьмәне тартып алды. Браконьерлар китергән зыян миллионлаган сумнар белән исәпләнә.

Медицина нормалары буенча кеше бер елга 23 килограмм балык тотарга тиеш. ТР Дәүләт Комитеты мәгълүматлары буенча, республикада бу күрсәткеч бар җанга 9 килограмм тәшкил итә.

Алдагы елларда бу күрсәткеч 18-20 килограммга җитәчәк. Белгечләр фикеренчә, бу нәтиҗәләргә ирешү мөмкин.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-etom-godu-menzelinskie-rybaki-vylovyat-120-tonn-ryby

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International