Хәрби комиссариатта 2020 елда беренче тапкыр кабул итү комиссиясе утырышы узды.
Традиция буенча утырыш күңелле мизгелләрдән башланды - 2019 елның көзендә хәрби хезмәткә гражданнарны чакыру уздыруга зур өлеш керткән өчен" район эчке эшләр бүлеге вәкилләренә - полициянең өлкән лейтенантлары Ришат Шәйәхмәтов һәм Динар Гариповка Рәхмәт хаты тапшырылды.
Язгы чакырылышта 17 кеше озату көтелә.
Чакырылыш комиссиясенә 140 яшь кеше чакырылачак.
Призывник көнен уздыру датасы якынча билгеләнгән – 17 апрель.