Минзәләдә район мәктәпләре укучылары арасында "ГТО" ВФСК Кышкы фестиваленең муниципаль этабы узды.

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген, 27 февральдә,  «Юбилейный» спорт мәктәбенең спорт залында Минзәлә районының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында "ГТО" ВФСК Кышкы фестиваленең муниципаль этабы узды.

Балалар иҗат йорты фестивальне уздыру өчен җаваплы булды. районның барлык мәктәпләреннән 200 дән артык укучы ГТО комплексы сынауларында актив катнашты.

Авыл мәктәпләре арасында команда зачетында Кадет интернат-мәктәбе җиңүче булды. Шәһәр мәктәпләре арасында 1 нче урта мәктәп командасы 1 нче урынга чыкты. Кызлар һәм малайлар арасында "ГТО" ВФСКның II, III, IV, V дәрәҗәле призерлары да ачыкланды. 

Кышкы фестивальнең муниципаль этабында җиңүчеләр кубоклар һәм грамоталар белән бүләкләнде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International