Балачакның ун еллыгы чаралары планын гамәлгә ашыру кысаларында, 27 февральдә,"Умырзая" балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә, психолог Эльвира Завьялова һәм социаль педагог Илсинә Нуриева "Дуслык яшәгән йортта" чара уздырдылар.
Малайлар һәм кызлар, шулай ук аларның ата-аналары янына шаян клоун Клепа килде. Ул балаларның күңелләрен күтәрде, алар белән уйнады, уеннарда әлбәттә дуслык җиңде. Чара ахырында балалар игелек агачында үз теләкләрен һәм дусларының иң яхшы сыйфатларын яздылар. Күңелле флешмоб балаларны тагын да берләштерде.