Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы Яр Чаллы, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнары буенча территориаль бүлеге “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗ белән берлектә яшәү урынына чыгып, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Бөек Ватан сугышы ветераннарына консультация һәм практик ярдәм күрсәтә.
Консультация урынын, вакытын һәм мөмкин булган сорауларны килешү өчен түбәндәге телефоннар буенча шалтыратырга кирәк:
8(8552) 32-05-19; 32-05-88; 322-06-07; 42-51-02 (дүшәмбе-пәнҗешәмбе – 08.30-16.00 сәгатьләрдә, җомга – 08.30 - 15.00), яки түбәндәге адрес буенча:Яр Чаллы, Низаметдинов ур., 14.