Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының иҗат коллективына Туган тел көнен Казанда, Татарстан Республикасының халык артисты, татар яшьләре белән эш комитеты җитәкчесе һәм "Сәләт" проекты координаторы Зәйнәп Фәрхетдинова янәшәсендә уздырырга насыйп булды.
ТР һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучылар арасында "Татар егете-2020" республика конкурсы кысаларында узды.
Татар яшьләренең 10 креатив, иҗади вәкилләре - һөнәри белем бирү учреңдениеләренең финалга узган студентлары Туган тел көнендә Казан сәүдә-икътисад техникумына җыелдылар.
1 курс студенты Айгиз Нуриәхмәтов һәм иҗат төркеме Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы данын яклады.
Финалистлар биремнәрне 4 этапта башкардылар: визит карточкасы - "Без - татар егетләре", "Сугыш эзләре буйлап" интеллектуаль конкурсы, "Оста куллар" оста дәресе, талантлар конкурсы.
Конкурсантларга бәяне җитди жюри бирде, аның составында Татарстан Республикасының халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, татар яшьләре белән эш комитеты җитәкчесе Л.Р.Мөслимова һәм "Сәләт" проекты координаторы М.Сираҗиева бар иде.
Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студенты "Татар егете-2020" титулына ия булды. ә Айгиз Нуриәхмәтов 2 нче урынга чыкты.