Янәдән «Веста» күппрофильле яшьләр үзәге волонтерлары «Умырзая» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә булдылар.
26 февраль көнне шәһәребезнең уку йортлары активистлары , тормышта иң кадерле булган – вакытларын сарыф итеп, осталык күнекмәләре белән бүлешергә, һәм иң мөһиме - үзләренең йөрәк җылысын җиткерергә безнең үзәккә җыелдылар. Тулы тормыш белән яшәүче дусларын табу, алар белән бер компаниядә музыкаль очрашу уздыру - мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен зур сөенеч булды. Килгән һәр волонтер да әлеге чарага үз өлешен кертте: танышу, коллективлык хисләре формалаштыруга юнәлтелгән уеннарда катнашып, һәр бала да үзен команданың бер өлеше итеп сизде. Кич кызыклы сөйләшүләр ярдәмендә тагын да ямьләнде. Балаларның игътибарын аеруча юнәткән уен коралы –гитара белән танышу; талантлы студент кызлар башкаруында җырлар яңгырады. Волонтер егет һәм кызлар яшь булуларына карамастан, үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирәләр, алар өчен шәфкатьлелек , кешелеклелек һәм ярдәмчелек үрнәге булып торалар.
-Әлеге очрашу кызлар-егетләр күңелендә җылы хатирәләр генә калдырыр, киләчәктә актив студент тормышы алып барырга теләк тудырыр һәм яңа дуслар табарга ярдәм итәр, дип өмөтләнәсе килә, - ди яшьләр лидеры Вероника.