1755 елның 25 гыйнварында императрица Елизавета Петровна университет ачу турындагы Указга кул куйды.
Бу - Изге Татьяна көне, Россиядә ул студентлыкны яклаучы булып санала.
23 гыйнварда район үзәк китапханәсенең уку залында Студентлар көненә багышланган "Ликуй, студент!" конкурс программасы күрсәтелде.
Үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре Римма Әхмәтханова һәм Оля Гатиятова Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары өчен зирәклеккә кызыклы конкурсар әзерләделәр.
Студентлар үзара аралашты, бер-берсенә шат елмаю бүләк итте, эридуцияләрен күрсәтте. Барлыгы 10 кеше катнашты.