«Мәрхәмәт-Милосердие»Татарстанда «У войны не женское лицо…» социаль-гуманитар проекты уздыру инициативасы белән чыкты.
Минзәлә хатын-кызлары фронтта һәм тылда Җиңүгә ирешү өчен бар көчләрен куйганнар.
Сугыш ветераннары З.Г.Тарасова, А.З.Шакирова, Р.Р.Пожалуева, П.В.Козакова, Т.З.Саматова безнең арада яши. Ә тыл хезмәтчәннәре, һәлак булучыларның тол хатыннары бүгенге көнгә кадәр бу авыр чор хакындагы хатирәләр белән яшиләр, патриотик хисләр тәрбияләүдә актив катнашалар.
Әлеге проект кысаларында Минзәләдә 28 февральдә беренче чара узачак.
Бу көнне музейда Бөек Ватан сугышына багышланган тематик күргәзмә тәкъдим ителәчәк, ә икенче өлештә ветераннарга юбилей медальләре тапшырылачак.
http://menzela.ru/news/75-let-pobedy/u-voyny-ne-zhenskoe-litso