Имтихан тапшыру буенча ата-аналар өчен Бөтенроссия акциясе 2017 елдан башлап уздырыла.
Минзәлә шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә акция уздырылды - ата-аналар тарих фәне буенча БДИ тапшырдылар.
Дистәдән артык ата-ана һәм җәмәгатчелек вәкилләре барысын үз өсләрендә сынап карады - имтихан вакытында аудиториядә барган һәр хәрәкәт ныклы игътибар үзәгендә булган заманча шартларда унберенче сыйныф укучылары ни рәвешле БДИ тапшыра?
-Төп максатыбыз - имтиханнар тапшырганда балалар өчен уңай психологик шартлар тудыру, - диде Минзәлә районының мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Әлфия Солтанова, ата-аналарга имтиханның һәр этабын аңлатып.
Дөрестән дә, ата-аналар чын чыгарылыш укучылары кебек металлодетектор аша тикшерү уздылар, БДИ тапшыруны теркәү һәм җаваплар бланкын дөрес итеп тутырыга өйрәнделәр.
Дөрес чишкәннәрме - нәтиҗәләрне тарих һәм җәмгыять белеме буенча район методик берләшмә җитәкчсе Наилә Габдуллина һәм укытучы Индира Хисматуллина тикшерде һәм хәбәр итте.