Балага ничек шатлык бүләк итәргә? Курчак театры бала күңелен сөендерә, канәгатьләнү хисе бирә. Ул үзенең төсләргә бай булуы, динамикасы белән җәлеп итә.
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары бүген "Умырзая" балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә шундый шатлык бүләк итте.
Алар куйган "Гусенок Дорофей" интерактив курчак спектакле беркемне дә битараф калдырмады. Балалар да, өлкәннәрдә спектакль барышына актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, геройларның биремнәрен теләп үтәделәр. куркыныч турында кисәттеләр.
-Мондый спектакльләр балаларда игелек һә миһербанлылык тәрбияли, танып белүен киңәйтә, бик озак хәтерләрендә саклана, - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Исмәгыйль Гыйльмиевның әнисе.