Бүген, 26 февральдә, җиденче чакырылыш РФ Дәүләт думасы депутаты Ирек Хәйдәр улы Зиннуров "БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясенең җирле иҗтимагый үзәгендә гражданнарны кабул итте. Депутатка подъездны төзекләндерү, балконны ремонтлау, ташламалар түләү турында сораулар, шулай ук торак алу турында сорау керде. Ирек Хәйдәрович һәр кешене игътибар белән тыңлады һәм проблемаларны хәл итү өчен рекомендацияләр бирде.
Ирек Зиннуров шулай ук 2 нче урта мәктәптә "Парламент дәресе" уздырды. Дәрес ачык диалог формасында узды, депутат укучыларның закон проектлары төзү эшчәнлегенә, спортка, булачак һөнәрләргә карата сорауларына җавап бирде.