ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләренең 5-10 сыйныф укучыларын өч яшь категориясе һәм дүрт юнәлеш буенча "АгроНТИ-2020" Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра. @minselkhozprod_rt .
• Агрокоптерлар;
• Агророботлар;
• Агрокосмос;
• Агрометео.
Конкурс фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды тарафыннан "Агросәнәгать комплексы һәм балыкчылык белем бирү учреждениеләре ассоциациясе" коммерциячел булмаган оешма белән берлектә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Тулырак мәгълүмат 221-76-70, 221-76-88 (8819) телефоннары аша.