Февраль Ватан тарихында истәлекле көннәргә бай, шуларның берсе-Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне. Бу көндә «Тургай» социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән очрашуга әфганчылар Усманов Флүс Нәҗип улы, Фәттахов Илсур Рәкыйп улы, Арсланов Радик Равил улы, Абдуллин Рәхим Насип улы килде.
Әфганстанга алар төрле елларда китеп, бу илнең төрле почмакларында һәм төрле провинцияләрендә хезмәт итәләр. Алар барысы да әле генә мәктәпне тәмамлаган яшь егетләр була. Алар Минзәлә район хәрби комиссариатыннан Совет Армиясенә чакырылалар, уку бүлекчәләрендә Әфганстанга китәр алдыннан әзерлек узалар, төрле хәрби белгечлекләр алалар. Әфганстан Демократик Республикасы территориясендә алар башкарган бурычлар төрле, әмма алар барысы да Әфган халкына ярдәм күрсәтү буенча үзләренең хәрби бурычларын үтиләр. Бүген дә Әфганстанда яшәүчеләр аларны яхшы сүзләр белән искә алалар.
Балалар әфганчы сугышчыларны бик теләп тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Балаларны барысы да кызыксындырды: тыныч әфганчылар безнең солдатларга карата нинди мөнәсәбәттә булдылар, ничә тапкыр атарга туры килде, якыннары аларның кайда булуын белделәрме? Ветераннар үз чыгышларында үзләре, үзләренең тормыш һәм хәрби юллары, берничә тапкыр ату астына эләгүләре, дусларын югалтулары, корал белән көндез дә, төнлә дә аерылышмаска туры килгәне турында сөйләделәр.
Очрашу истәлегенә балалар ветераннарга үз куллары белән ясалган чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар, шулай ук алар өчен приютта тәрбияләнүчеләр башкаруында сәнгать номерлары яңгырады. Чара барысына да бик ошады. Изге теләкләрдән соң әфганчылар балалар белән очрашулар традициясен дәвам итү турында карар кабул иттеләр.