25 гыйнварда район башлыгы Айдар Сәлахов шәхси сораулар буенча гражданнарны чираттагы тапкыр кабул итте. Барлыгы 6 гражданин мөрәҗәгать итте.
Җир кишәрлекләрен бирү, авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре каралды, районда картингны җәелдерү буенча тәкъдимнәр каралды.
Исегезгә төшерәбез, кабул ителүгә алдан язылу өчен телефон номеры (885555) 3-10 -75.