Савым былтыр да әлләни зур түгел иде. Хәзер көнлек сатылган сөт 60 тоннага калды. Ә бер сыердан савылган сөт 4 килограммга кадәр төшеп бетте. Төп сәбәп – терлекчелек белгечләрнең фермадагы технологик процессларны үз көенә калдыруда. Савымчылар эшкә чыгып сыерларны савуга канәгать булып йөриләр. Эш сәгатьләрендә технологик процессны контроль-дә тотарга кирәклеген аңламагач, нигә авыл хуҗалыгы белгечлегенә (бигрәк тә ветеринар, зоотехник) укыгандыр алар. Җәй көнендә көтүне үгез сәләмәсенә калдырган, терлек азыгы хәзерләү процессын контрольдә тотмаган, әледән-әле контроль савым үткәр-мәгән бригадирлар, баш белгечләр нигә кирәк соң?!
Агрофирма җитәкчелә-ренә дә авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Юрий Исламовның әйткән сүзләренә үпкәлә-мичә, кул астындагы белгечләрдән көн саен сөт сорарга кирәктер. Кыш көне башка эш юк бит инде.
“Мензелинские зори” оешкан мәлләрне үк игенчелеккә өстенлек бирде. Әмма корылыклы еллар ашлыксыз калдыргач, терлекчелеккә игътибар үзгәрде. Әле һаман да сыерларның баш санын арттыра алмыйлар. Булган сыерларның да продуктлылыгы әлләни күтәрелми. Белгечләрнең, хезмәт-кәрләрнең үз бурычларына мөнәсәбәте күрсәткечләрдән күренеп тора. “Калморза” белән “Кадрәк”не чагыштыру шуның ачык мисалы.
“Вамин Татарстан” ААҖ хуҗа-лыклары арасында безнекеләр яхшы булса да сыерга кыш көне ике килограмм фураж бирү ач тоту белән бер. Чөнки әзерләнгән сенаж, силосның сыйфаты бөтен технологик таләпләргә туры килми. Ә премикс, башка витаминнар бирү турында уйларга да куркыныч. Чөнки акчалары юк.
Республика видеокон-ференциясендә безнең районның сөт җитештерү буенча да тәнкыйть зонасына эләгүе район башлыгы Рәсим Садыйковны да агрофирмаларның үз көйләренә генә яшәргә теләү хисенә чик куяр өчен чаралар күрергә мәҗбүр итте. Катырак әйтеп тор-масаң җитештерүчән хезмәткә мотивация хисе сүнә бугай. Инициатива белән эшләмәгән көнлекчеләрне сүгеп торсаң гына тәмам була инде ул. Район Советы башкарма комитеты белгечләре яңадан вәкилләр булып сыер сауган вакытта савымчылар янына йөриячәкләр. Авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан ясалма орлыкландыру процессы ныклы контрольгә алыначак.
“Мензелинские зори”да моңарчы да бер сыерга дүрт килограмм фураж бирелә иде. “Вамин” подразделениеләре дә фураж бирүне арттырачаклар. Билгеле инде “Минзәлә”-“Мензеля” журналистлары сөт арттыруга юнәлтелгән чараларның ничек тормышка ашырылуын яктыртып барачак.