ТАССР төзелүнең 100-еллыгына багышланган чараларны тормышка ашырып, “Умырзая”мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә Туган тел көне узды. Чараның максаты балаларны әлеге бәйрәм белән таныштыру, һәм ни өчен телнең кеше өчен туган булуын аңлату иде. Презентация ярдәмендә балалар безнең , һәр халыкның үз теле булган, күп милләтле республикада яшәвебезне белделәр. Телнең төп байлыгы аның әдәбиятында.Тәрбияләнүчеләр рус һәм татар телләрендә шигырьләр тыңладылар, төрле логик сорауларга җавап бирделәр, шулай итеп телләр белән кызыксынуларын күрсәттеләр. Ә чара азагында тәрбияләнүчеләр “Түбәтәй”, “Йөзек салыш” һәм “Почмаклы” уеннары белән таныштылар, зур теләк белән уйнадылар.