4-20 февраль көннәрендә Балалар иҗат йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "ХӘТЕР юллары буйлап" муниципаль фотоконкурс узды.
Конкурсның төп максатлары: Ватанны саклаучылар истәлегенә хөрмәт мөнәсәбәте тәрбияләү, ил, ркспублика, шәһәр, район тарихы белән кызыксынуны арттыру; патриотизм хисләре формалаштыру; балалар һәм үсмерләр игътибарын ветераннар тормышына һәм аларның батырлыгына юнәлтү.
Фотоконкурс нәтиҗәләре буенча Балалар иҗат йортының актлар залында җиңүчеләрнең эшләре күргәзмәсе оештырылды.
Призерларны котлыйбыз!
7-10 яшьлекләр арасында:
1 урын Әхмәтов Райнур "Урыс төп гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ;
2 урын – Новиков Никита «Николаевка төп гомуми белем бирү мәктәбе»;
3 урын – Самойлова Диана «Николаевка төп белем бирү мәктәбе»;
– Белянинов Егор «Николаевка төп белем бирү мәктәбе»;
11-13 яшьлекләр:
1 урын – Севастьянов Богдан «1 нче урта мәктәп» МББУ;
– Фаррахова Камилә «Аю төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ;
2 урын – Погорелов Даниил Балалар иҗат йорты;
3 урын – Бәдриева Айсылу «Аю төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ;
14-17 яшьлекләр:
1 урын – Сыромятников Артем «2 нче урта мәктәп» МББУ;
2 урын – Бикмухаметова Фәрия «Югары Тәкермән төп гомуми белем бирү мәктәбе»;
3 урын – Исламова Алсу «Калтак урта мәктәбе».