Ульян балалар укуына ярдәм фонды инициативасы белән башланган "Чишмә башыбыз. Фольклор укыйбыз" Халыкара акциясе РФ Президенты Грантына 2017 елдагы икенче конкурс җиңүчесе булган һәм 2018 елда Россия Федерациясенең 51 субъектында гамәлгә ашырылган "Чишмә башыбыз. Фольклор укыйбыз" Бөтенроссия акциясенең дәвамчысы булып тора.
Акциянең максаты - фольклорны популярлаштыру аша үсеп килүче буында төрле халыклар вәкилләренә, мәдәниятына хөрмәт тәрбияләү.