Һәр елны, кыш ахырында, 23 февральдә без Ватанны саклаучы көнен билгеләп үтәбез.
Бу кыюлык, батырлык, чыдамлык турында малайларга тагын бер кат искәртү өчен уңай мөмкинлек.
"Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә "Армиядә бер көн" дип аталаучы чара узды.
Чара берничә этапта узды: «Хәрби тревога», «Укчылар», «Авыр йөк», «Кичү» һ.б.лар. Балалар үз көчләрен, тырышлыгын сынады, иң кыюларга медаль һәм грамоталар тапшырылды.