Хөрмәтле Минзәлә районы халкы һәм кунаклар! Сезне шимбә, 29 февральдә, Минзәлә елгасы яр буенда (Минзәлә шәһәре ягыннан) "Май чабу" бәйрәменә чакырабыз.
Бәйрәм программасы һәр катнашучыга борынгы бәйрәм рухы белән туенырга, аның үзенчәлекләре, традицияләре һәм колориты атмосферасына чумарга мөмкинлек бирәчәк.
Тамашачы шәһәр һәм районның фольклор коллективлары чыгышларын карый, уеннарда, биюләрдә катнаша, тәмле беленнән авыз итә алачак.
Ахырда карачкы яндырылачак.
Башлана 10 сәгатьтә.
Бәйрәмгә рәхим итегез!