Хәрби-патриотик айлык кысаларында районның мәгариф оешмаларында яшь армиячеләр арасында пневматик винтовкадан ату буенча район ярышлары

2020 елның 22 феврале, шимбә

21 февральдә хәрби-патриотик айлык кысаларында "ДОСААФның Минзәлә автомобиль мәктәбе" базасында  районның мәгариф оешмаларында яшь армиячеләр арасында пневматик винтовкадан ату буенча район ярышлары узды. Ярышларда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән 3 яшь армияче составында командалар катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр ачыкланды:

Шәһәр мәктәпләре арасында:

1 урын  - «Гимназия» МББУ

2 урын –  «Кадет интернат мәктәбе» ДББУ

3 урын –  «1 нче урта мәктәп» МББУ

Авыл мәктәпләре арасында:

1 урын - «Кадрәк төп гомумбелем бирү мәктәбе» МББУ

2 урын – "Татар Мөшегесе урта мәктәбе» МББУ

3 урын – «Матвеевка төп белем бирү мәктәбе" МББУ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International