Бүген Минзәлә гимназиясенең актлар залында "Без бергә!" балалар сәнгать фестиваленең муниципаль этабы узды. Фестиваль кысаларында халык вокалы, инструменталь ансамбль, хореография, мода театры, театраль сәнгате, Россия сувенирлары, иҗади гаилә, иҗат канатлары номинацияләре булды.
Муниципаль этапта җиңүчеләр фестивальнең зона этабында, 2 апрельдә, Яр Чаллыда катнашачак.