Имин булмаган метеорологик күренешләр: 22 февральдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан булуы көтелә.
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава.
Явым-төшемнәрсез диярлек. Урыны белән томан.
Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 3-8 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы -2..-4˚, аязган вакытта -7˚.
Көндез максималь һава температурасы 0..+2˚.
Юлларда бозлавык.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча:
Аязучан болытлы.
Явым-төшемнәрсез диярлек. Урыны белән томан.
Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 3-8 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы -2..-4˚, аязган вакытта -9˚.
Көндез максималь һава температурасы 0..+3˚.
Юлларда бозлавык.