Ана капиталы турында законга төзәтмәләр 19 февральдә Дәүләт думасы утырышында каралды.
Беренче уклышыта закон проектына төзәтмәләр кертелде, төгәлрәк әйткәндә. ана капиталы хисабына дача кишәрлекләрендәге торак йортлар төзү мөмкинлеге.
Үзгәрешләр РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча кертелде.
Ул түләүләрнең беренче бала өчен дә булуын, ә икенче бала өчен капиталның артуын вәгъдә итте.
Ләкин әлегәчә түләүләрнең ни дәрәҗәдә, нинди күләмдә түләнәчәге моңа кадәр билгеле түгел.
Төзәтмәләр проекты нигезендә .агымдагы елның 1 гыйнварыннан беренче бала туган өчен 466 мең сум акча түләнергә тиеш. Ә 2020 елда туган икенче бала өчен 616 мең сум түләү булыр дип көтелә.
Алга таба беренче һәм икенче бала түганда гаилә 466 мең сум күләмендә ана капиталына һәм икенче балага 150 мең сум түләүгә исәп тота ала.
Исегезгә төшерәм, әгәр дә сезгә бала туган өчен сертификат бирелгән икән, икенче тапкыр түләү алу мөмкин түгел - ул бер генә тапкыр каралган.