20 февральдә Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта Россия Президенты керткән "Хезмәт батырлыгы шәһәре" мактаулы исеме турындагы законны кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:
«Киләчәк өчен көн саен хезмәт батырлыгы кылган, фашизмны үз куллары белән җиңгән ата-бабаларыбыз, әни-әбиләребез истәлегенә без Владимир Путинның инициативасын якладык. "Хезмәт батырлыгы шәһәре" мактаулы исемен кертеп, без тарихи гаделлекне торгызабыз".