Балалар киемен сайлаганда күп кенә яшь аналар эстетик критерийларга һәм үзләренә ошау-ошамауга, шулай ук товарның бәясенә таянып эш итәләр.
Сүз дә юк, балалар киеме ачык төстә һәм матур булырга тиеш, ләкин аеруча сабый балага кием сайлаганда аның уңайлылыгына һәм әйберләрнең сыйфатына күбрәк игътибар итәргә кирәк.
Кызганычка каршы, балалар киеме базары күзгә ташланып торучы товарлар белән шыплап тулган - аларның сыйфаты шик тудырып кына калмый. бала сәламәтлегенә зыян китерергә дә мөмкин.
Шуның өчен кирәкле балалар товарларын сайлау берничә гади таләпләргә тәңгәл килергә, товар җентекләп сайланырга тиеш.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең
Яр Чаллы территориаль органы.