Аграрийлар белә: февральдән башлап, кыш үз йөгерешен сизелерлек тизләтә . Әлбәттә, бу психология генә, ләкин күп кенә авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр мондый раслау белән килешә.
Бу аңлашыла да, язгы кыр эшләре якынлаша, ә бу игенчеләр өчен иң җаваплы имтиханнарның берсе.
"Битаман" предприятиесе Биектау районында авыл хуҗалыгы товарларын җитештерү буенча иң алдынгыларның берсе.
Хуҗалык сөт. ит, ашлык. башка продукция җитештерә. Уңышның иң мөһим кушымчасы - хуҗалык җитәкчелегенең машина-трактор паркын яңартуга даими игътибары.
-Билгеле, хәзер техника бик кыйммәт, - Биектау районының авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Шәүкәт Вахитов. - Банклар башлыча кыска сроклы, зур процентлы кредитлар тәкъдим итә. Ә без яңа канал таптык. Бу – Росагролизинг.
Росагролизинг республика өчен техника һәм җиһазлар белән тәэмин итү буенча иң ышанычлы оешмаларының берсе.
Эшчәнлекнең шушы чорында компания республика хуҗалыкларына 4 мең берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм төрле җиһазлар, шулай ук 18 млрд сумлык 77 мең баш нәселле мөгезле эре терлек җибәргән.
Авыл хуҗалыгы техникасын яңарту өчен программалар буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8(843) 221-76-64 телефоны аша консулҗтация алырга була.