19 февралдә Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы базасында ТР Урта махсус белем бирү оешмалары студентлары арасында "Заманча икътисад һәм үсеш ориентирлары" Республика конкурсы узды.
Конкурс ике этапта узды: 1 этап - "2030 ел икътисадчысы (бухгалтер), 2 этап - практик бирем үтәлеше.
Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының 3 нче курс студенты Н.А.Бадиҗина 2 нче урын алды. Ул "Салым һәм салым түләүләре" ,"Финанс һәм кредит", "Оешма икүтисады", "Бухгалтерлык учеты нигезләре", "Һөнәри эшчәнлекне хокукый тәэмин итү".
Укытучылар Р.М.Әхмәдиевага, Э.Д.Мигазетдиновага, О.А.Гудовскихка. А.М.Муллагалиевага җиңүчеләрне әзерлгән өчен рәхмәт. Яңа җиңүләр телибез!