Минзәләлеләр тантаналы чарада катнаштылар.

2020 елның 21 феврале, җомга

Минзәлә районы делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Тантана Казан шәһәренең С.Сәйдәшев исемендәге концерт залында узды. БезРоссиянең бөтенлеге өчен бүген сакта торучы солдат һәм офицерларның батырлыгына һәм чыдамлыгына сокланабыз, кирәк булу белән илне саклауга, тыныч матур тормыш корырга әзер торучы һәркемгә рәхмәт әйтәбез. 

Бу турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тантаналы чыгышында белдерде.

Делегация составында Минзәлә район башлыгы Айдар Сәлахов, районның хәрби комиссары Сергей Владимиров, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, "Юнармия" штабы җитәкчесе Айнур Шәйхетдинов, шулай ук сугышчан хәрәкәтләр ветераннары Флүс Усманов, Валерий Варламов, Валерий Комар, Сергей Шереметьев бар иде.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelintsy-uchastvovali-na-torzhestvennom-meropriyatii

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International