20 февральдә Минзәлә гимназиясенең 1, 4 сыйныф укучылары һәм Балалар китапханәсе "Чишмә башыбыз. Фольклор укыйбыз" Халыкара акциясендә катнаштылар.
Акция барышында 1999 елның ноябрендә ЮНЕСКОның 30 нчы Генераль конференциясендә игълан ителгән Халыкара туган тел көненә багышланган "Бу җир синеке һәм минеке" бәйрәм программасы узды.
Р.Гәрәй исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре сайдлар ярдәмендә дөньяда телләр төрлелеге, югала баручы телләр турында сөйләделәр.
Балалар үз туган телләрендә - рус һәм татар телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар.