Бәяләмәдәге бәя кассадагы бәя белән тәңгәл килмәсә, нишләргә?

2020 елның 21 феврале, җомга

Алдан ук искәртәбез - бу үз-үзеңә хезмәт күрсәтү супермаркетларында киң таралган вәзгыять.

Сез кибет киштәсеннән бер бәядәге товар аласыз, ә сезгә кассада бөтенләй икенче бәя белән уздыралар, һәм, кагыйдә буларак, бәя  бәяләмәдәгедән югары була.

Мондый хәлдә калсагыз, нишләргә соң?

Беренче эш итеп администраторны чакырырга һәм аңа әлеге аңлашылмаучанлык турында әйтергә кирәк.
Сезгә товарның чираттагы партиясе килүе, аңа бәянең башка булуы һәм хезмәткәрләрнең бәяләмәләрне алыштырып өлгермәве хакында сөйли башларлар, ә компьютерда бәя товар кергәндә үк билгеләнә.

Шунлыктан, бәяләмәдә - бер, кассада икенче бәя барлыкка килә.Бәлки монда бернинди яман ният тә юктыр, бары тик персоналның эшкә җиңел каравы гынадыр.

Ләкин күп кенә сәбәпләр аркасында, сез хаклы.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International