19 февральдә 3 нче урта мәктәпнең 4Г сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Л.И.Шириева һәм татар теле укытучысы Л.М.Әхмәтшина белән бергә Минзәлә педагогия көллиятендә, Муса Җәлил музеенда булдылар. Балалар музей җитәкчесе Алсу Василовнаның сөйләвен игътибар белән тыңладылар, музей экспонатлары белән таныштылар, сорауларга җавап бирделәр.
Дамир Шварцман шагыйрьнең Минзәлә шәһәренә багышлап, 1941 елның 8 ноябреннән 31 декабренә кадәр хәрби-сәяси курслар курсанты буларак узган 56 көн турында язылган "Минзәлә истәлекләре" шигырен укыды.