"Әтисе һәм улы - спорт белән янәшә" спорт чарасы

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларның һәм аларның ата-аналарының сәламәтлеген ныгыту. физик культура һәм спортны популярлаштыру, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрне ныгыту - чараның төп максатлары әнә шулар.

1 нче урта мәктәпнең спорт залында дүрт команда очрашты. Командалар төрледән-төрле сигез этапта катнаштылар. Бу интеллектуаль конкурс сораулары, аркылы таякта тартылу, идәннән этелү, сәдәф тегү һәм эстафеталар иде.

Әтиләр дә, балалар да үз белемнәрен, җитезлекләрен, осталыкларын, җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр. Бу көнне алар гаиләдә иң мөһиме - үзара аңлашу, ярдәмләшү, командада эшли белү һәм бергәләп уңышларга сөенү булуын тагын бер кат аңладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International