Әлфия Когогина: Ана капиталы программасын киңәйтү турындагы закон беренче чиратта кабул ителде.

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы беренче бала тугач аны алуга хокук бирүче ана капиталы программасын киңәйтү, шулай ук икенче бала туганда түләүне 150 мең сумга арттыру турында законны өченче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:

«Бүген без бик мөһим. тарихи вакыйга булырлык канун кабул иттек. аның новелласы 15 гыйнварда Федераль Җыенга Юлламада Президент тарафыннан белдерелгән иде. Шушы еллар эчендә ана капиталы берничә тапкыр индексацияләнде, бүген исә без түләүләрне арттырып кына калмыйча, программаның гамәлдә булуын да киңәйтәбез".

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International