Республиканың оешма-предприятиеләренә карата мошенниклык гамәлләре кылу очраклары ешаю сәбәпле, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Соңгы вакытта мошенниклар ТР Хезмәт министрлыгы эшкәрткән проектлар. программалар һәм инициативаларга ярдәм күрсәтергә дип ялганлап, министрлык исеменнән төрле оешмаларга хатлар җибәрәләр.
Татарстан Республикасының башкарма хакимияте органы буларак, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы беркайчан да акча җыю белән шөгыльләнми һәм татарстанлыларны намуссыз мошенниклар корбаны булмаска чакыра.