Казан шәһәрендә Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов призына кече калибрлы винтовкадан ату буенча республика ярышлары узды. Анда Минзәлә районының муниципалҗ ярышлар җиңүчеләре - 2 нче урта мәктәп укучылары Железков Богдан, Муринов Дмитрий һәм Липина Екатерина катнашты.