Юбилей елында Минзәләдә голландия технологиясе буенча клумбалар утыртачаклар

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында шәһәр оешмаларының "өлкән чәчәкчеләре" өйрәтү семинарына җыелдылар. Ассортимент сайлар, үсентеләр чәчәр, клумбаларның формаларын килешенер вакыт.

Шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева  чәчәк утыртырга вакыт аз калуын, эшне бүген үк башларга кирәклеген искәртте.

Узган ел "Чиста шәһәр" оешмасы каршында төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча структур бүлекчә булдырылган иде.
Ике-өч кешедән торган бүлекчәне Раиса Колбан җитәкли. Семинарда Раисә Рәшит кызы берничә минутлык чыгышында катнашучыларны үз эшенең остасы булуына инандырды. Ул үзенең матур проектлары белән таныштырды, сорауларга җавап бирде. Узган елдагы чәчәклекләргә тирән анализ ясалды. Быел узган елдагы хаталарны кабатламаска кирәк. Авыл хуҗалыгы техникумы директоры урынбасары Татьяна Выборнова үсентеләрне ни рәвешле утыртырга кирәклеген искә төшерде.

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-yubileynyy-god-v-menzelinske-posadyat-klumby-po-gollandskoy-tekhnologii

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International