Татарстан Республикасында Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР прокуроры вазыйфаларын башкаручы бергә гражданнарны кабул итәчәк

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

25 февральдә, 10.00 - 12.00 сәгатьләрдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Татарстан Республикасы прокуроры вазыйфаларын башкаручы С.П.Старостин белән берлектә гражданнарны кабул итәчәк.

Алдан язылу өчен телефон (843) 236-41-80 һәм билгеләнгән вакытка билгеләнгән адрес буенча килү сорала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International