Минзәлә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр иткәнчә, шәхси эшмәкәр буларак дәүләт теркәвенә алынганда бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме суммасы 145 100 сум тәшкил итә.
Финанс ярдәме алу өчен кирәк:
- халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә,
- эшсез граждан буларак теркәлергә,
- үз эшләрен оештыру мәсьәләләре буенча хезмәт алырга,
- Эксперт советы тарафыннан каралачак бизнес-план эшләү ;
- мәшгульлек үзәге белән бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтү турында килешү төзергә,
- шәхси эшмәкәр буларак теркәлергә.
Әгәр дә Сез туры килә торган эш таба алмыйсыз, ләкин актив һәм энергияле, максатчанлыкка ия буласыз, билгеле бер тәвәккәллеккә барасыз һәм үзегезгә хуҗа булырга телисез икән, ул чакта сезне мәшгульлек үзәгендә көтәбез!