Әмма Татарстаныбыз икътисади көчле булганда, финанс ярдәменә ышанып яшәргә була. 2012 елның бюджет үтәлеше һәм 2013-2015 елларга бюджет кабул итүгә багышланган район Советы утырышында катнашкан район һәм шәһәр Советы депутатлары, чакырылган кунаклар шул хакта уйлагандыр.
Утырышта чыгыш ясаган районның финанс-бюджет һәм җир-милек палатасы рәисе Ландыш Кондратьева чыгышыннан аңлашылганча, быелгы бюджетның киеренке үтәлешенә бурычлылар гына түгел, шактый оешмаларның (“Пионер” ЯАҖ, аракы-ликер заводы, май-сыр комбинаты, “Народный”) бетүе һәм кыскартылуы да тәэсир иткән.“Минзәлә” кулланучылар җәмгыяте, “Сетевая компания” ААҖнең, Түбән Кама электр челтәрләре һәм башка кайбер оешмалар хезмәт хакыннан салым түләүне киметкәннәр. Бюджет оешмаларында (эчке эшләр, мәга-риф бүлекләре, үзәк хастаханә) хезмәт хакын күтәрү генә хәлне бераз җиңеләйтә.
Шәһәрдә җир салымын җыю һаман да түбән булып кала бирә. Чөнки бүгенге көнгә хәтле җирдән файда-ланучыларның тулы исемлеге юк. Юкка чыккан предприятие, оешма территорияләрендә (җирләрендә дип аңла) шәхси эшмәкәрләр яки ҖЧҖләр эшли. Аларның шактые җирләрне рәсми-ләштермәгәннәр әле. Арендага алган җирләр өчен түләмәүчеләр бар – ШЭ “Бармашов”, “Сервиснефтегаз” ҖЧҖ, “Заиковский” ҖЧҖ, “Мензелинские зори”, “Вамин Минзәлә”.
Салым җыю буенча җирле үзидарәләрнең эшчәнлегенә йомгакны ел беткәч ясасак, гаделрәк булыр.
Керемнәр күп булмагач, чыгымнарын да кысып кына башкарырга туры килә. Шуңа да карамастан, 10 ай эчендә район бюджеты республикадан бирелгән өстәмә сумма (95 миллион сум) һәм ел башына район бюджетында калган 14 миллион сум хисабына бик зур эшләр башкарылган. Торак-ларына капиталь һәм агымдагы ремонт ясалган райондашлар, тузган торактан күчүчеләр, балаларын яңа бакчага йөртүчеләр, яңартылган суүткәргечләрдән файдаланучылар, балаларын җәйге лагерьларда ял иттерүчеләр, кардан чистартылган урамнардан йөрүчеләр әнә шул акчаларны рациональ файдаланып, мөмкин кадәр күп эш башкарырга омтылган район җитәкчеләренә рәхмәтле була ала.
Алдагы елларда район кесәсе бераз калынаячак. 2013 елга, мәсәлән, фаразлар буенча бюджет кереме 69 миллионга зураер дип көтелә. Дөрес, үзебезнең керем кими, әмма республика ярдәме бюджетның 69 процентын тәшкил итеп, 348 миллионга җитәчәк.
Район Советы утырышында бюджет беренче укылышта гына кабул ителде әле. Район бюджетын арттыру чыганакларын күрсәтергә теләсәгез, үзегезнең депутатларга, район Советына мөрәҗәгать итегез. Шулай да иң мөһиме – һәр эш урынында җитештерүчән хезмәт күрсәтү сорала. Хезмәт хакы арткан саен, гаилә бюджетлары гына түгел, район бюджеты (бюджетның нигезе булган хезмәт хакына салым хисабына) да үсә. Шулай булгач, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр хөкүмәтнең хезмәт хакын арттыруына, ә башкалар эшләгән урыннарында керемнәрне арттыру хисабына үзләренең тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга өмет-ләнеп эшләргә һәм яшәргә тиеш булабыз. Башка юл юк!