ТАССРның 100 еллыгына һәм совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу көненә багышланган хоккей буенча Минзәлә муниципаль районы Ачык Беренчелеге

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

14-16 февральдә "Юность" боз сараенда 2009 елда туган үсмерләрдән торган биш команда катнашында ТАССРның 100 еллыгына һәм совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу көненә багышланган хоккей буенча ТР Минзәлә муниципаль районы Ачык беренчелеге узды.

Командалар: ​​«Луч» Можга,​ «Волна-10» Казан, ​«Лачын» Актаныш, ​ «Кречеты» Минзәлә, ​ «Черные Пантеры» Байлар Сабасы.
Тантаналы ачылышта яшь спортчыларны Минзәлә муниципаль районының Минзәлә шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева һәм сугышчы-әфганчылар чыгыш ясады. "Юность" боз сарае директоры Хәмзә Гыйләҗетдинов командаларга татлы призлар тапшырды.

Турнир нәтиҗәләре буенча Актанышның "Лачын" командасы 1 нче урын алды, Минзәлә шәһәренең "Кречеты" - 2 нче, Казанның "Волна" командасы - 3 нче урында, Байлар Сабасыннан "Черные Пантеры" командасы - 4 нче, Можга шәһәреннән "Луч" командасы 5 нче урында. 47 номерлы Раил Шакиров "Кречеты" командасының иң яхшы уенчысы булды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International