3 нче урта мәктәп хәбәр итә

2020 елның 15 феврале, шимбә

15 февраль – татар халкының каһарман шагыйре Муса Җәлилнең туган көне.

3 нче урта мәктәпнең ана теле укытучылары: Әхмәтшина Л.М., Гарфеева А.М., Шәйхетдиноа А.С. 2,3,4 сыйныф укучылары өчен татар халкының каһарман шагыйре М.Җәлилгә багышланган "Намус һәм батырлык символы" баш астында әдәби дәрес уздырдылар.

Балалар шагыйрҗнең биографиясе. аның ничек укуы, шигырьләрне кайчан яза башлавы турында сөйләүләрне зур кызыксыну белән тыңладылар. Укучылар "Кызыл ромашка" шигыре буенча мультфильм карадылар.

Аннары шагыйрьнең фашист концлагеренда узган кырыс көндәлек тормышы, коточкыч чоры турында документаль филм карадылар.

Балалар "Моабит дәфтәре" циклыннан шигырҗләр белән таныштылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International